Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре слеты узды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Район башлыгы Рамил Муллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы алдынгылар катнашты. Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты котлау-тәбрикләү беллән үрелеп барды.

Бертөркем хезмәтчәннәр хөкүмәт бүләкләре, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты һәм махсус премияләре белән бүләкләнде.  Алдынгылар һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рамил Муллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче җитәкчесе Мизхәт Нәбиев тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International