Мөслим муниципаль район рәсми делегациясе һәм бертөркем әти-әниләр Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапов бистәсендә

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

    Мөслим муниципаль район рәсми делегациясе һәм бертөркем әти-әниләр Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапов бистәсендә урнашкан 14258 номерлы район шефлыгындагы хәрби частьта булып кайтты. Район Башлыгы белән часть командиры кул куйган килешү һәряклап тулысынча үтәлеп килә, бүген 22 мөслимле әлеге хәрби частьта хезмәт итә.

    Рәсми делегация һәм хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре хәрби частька нигез салынуның 55 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Солдатларның ил алдындагы бурычларын үтәүләренең барышын, хәрби хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән таныштылар.

    Кайтыр юлда Мәскәү шәһәренең истәлекле урыннарын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International