Өстәмә белем бирү мөгаллимнәре өчен республика методик семинары.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең техник иҗат бүлеге җитәкчесе Шагидуллин Ильдар Таһир улы 23 октябрь көнне спорт һәм техника юнәлешендәге республика методик семинарында катнашты. Семинарда катнашучылар узган бәйгеләргә һәм ярышларга нәтиҗә ясадылар, дәресләрнең материаль-техник базасын тулыландыру проблемасы хакында фикер алыштылар. Югары стажлы мөгаллимнәр “Автомоделирование” һәм «Авиамоделирование» берләшмәләренең эшчәнлеге тәҗрибәсе белән бүлештеләр, шулай ук киләсе елга яңа планнар төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International