Мәктәптән тыш эшләр үзәге актлар залында кичә Мөслим районы мәктәпләренең педагог-организаторлары өчен семинар оештырылды. Семинарда педагог-организаторлар, Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Яббаров Ильмир Назыйф улы, директорның урынбасары Шагидуллина Лилия Ирхат кызы һәм балалар хәрәкәте мөдире Афзалова Лилия Флүр кызы катнашты. Педагог-организаторлар узган уку елына нәтиҗә һәм анализ ясадылар, киләсе уку елына бурычлар билгеләделәр.