Бүген, Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Карамуллина Мосалия Карамулла кызын олы юбилее – 100 яшь тулу белән котлады.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Мосалия ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.