Республика күләмендә игълан ителгән “Мәдәният дәресенә”, “Мөслим туган як музее” актив кушылды. 21 октябрь көнне музей директоры Яббарова С.Я. Мөслим урта мәктәбенең һәм Мөслим гимназиясенең башлангыч укучылары белән дәресләр үткәрде. Мөслим лицееның 1”а”, 1 “б” класс укучылары исә музейда кунакта булдылар.