Бүген район делегациясе, Баек авылында гомер итүче Сахипов Гиндулла Сәхипгәрәй улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Гиндулла әфәндегә саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.