Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе эш визиты белән Мөсоим районында

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

    14 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Президентының  парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман безнең районда эш визиты белән булды.

    Президент ярдәмчесе район Башлыгы Рамиль Муллин белән берлектә Пушкин скверын, сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексын, булачак “Хафизов” паркын, үзәк Пушкин урамын йөреп чыктылар һәм “Туган як” музеен, үзәк библиотеканы, З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортын карадылар.

    Наталия Фишман күргәннәрдән үзенең тәэсире белән уртаклашты һәм район үзәген тагында төзекләндерүгә. яшелләндерүгә карата үзенең идеяларын, фикерләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International