Шушы көннәрдә пластилиннан сәнгатьле әвәләү һәм фото-видео студия берләшмәләрендә шөгыльләнүче малалайлар һәм кызлар Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигыре персонажларына "җан өрә" башладылар. Игътибарны шуңа юнәлтәбез: кемнәрнең шушындый мавыктыргыч эштә узен сынап карыйсы килә, шул балаларны узебезгә чакырабыз. Ел дәвамында тагын берничә әкиятне төшерү һәм Мөслим телевидениесе аша күрсәтү күздә тотыла.
Түгәрәкләр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Мөслимдәге урта мәктәп базасында эшли. Берләшмәнең эш сәгатьләре - 13:15 - 14:55. Берләшмәнең җитәкчесе - Нафикова Лилия Расиховна.