Бүген район делегациясе, Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Гайнетдинова Зәйнәп Әюп кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Зәйнәп ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.