“Китапханә - гомерлек мәктәп”

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Баланлы авылы китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары белән “Китапханә - гомерлек мәктәп” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар  китап алу һәм тапшыру, китапханәнең эчке тәртип кагыйдәләре  белән таныштылар.  “Мин өйрәнәм “ сериясе материаллары буенча әңгәмә үтте. Китапханәче өйдә карау һәм уку өчен китап-журналлар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International