Мөслимдә “Татар әдәбияты көннәре”. 21 нче сентябрь көнне Мөслимнең үзәк китапханәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында халык белән бер төркем язучылар һәм галимнәр очрашты. Очрашуда әдәбият, тарих һәм сәнгать темаларына сөйләшү, фольклорчы якташыбыз Зариф Мөэминов иҗат иткән “Маҗара” китабын тәкъдир итү булды.