«Әкияттә кунакта» исемле рәсем конкурсы

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
5 сентябрь көнне Пушкин паркында парк hәм скверлар көненә багышланган күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Шунда ук 7-16 яшьлек балалар арасында «Әкияттә кунакта» исемле рәсем конкурсы үтте. Сәнгать мәктәбендә укучы hәм төрле мәктәпләрдән килгән балалар татар hәм рус язучыларының әсәрләренә нигезләнеп, иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләр диплом hәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International