Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә август аенда бары тик 8 бала туган. Шуларның 6сы – малай, 2се – кыз бала. Ел башыннан бу сан 133не тәшкил итә: 76 малай һәм 57 кыз бала. Август аенда 25 кеше, ел башыннан 207 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 31 пар язылышкан, 4 гаилә таркалган.