28 август көнне Мөслимдә “Күбәләк” балалар бакчасы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төзелгән һәм эшләп килүче “Бәләкәч” программасы кысаларында сафка баскан әлеге балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Мөслимлеләрнең әлеге шатлыгын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов та уртаклашты.
Барлык заман таләпләренә туры китереп төзелгән әлеге балалар бакчасында нәниләргә белем һәм тәрбия алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Ихатасындагы уен һәм прогулка мәйданчыклары да күз явын алырлык итеп эшләнгән. Инде бик күпләр үзләренең сабыйларын әлеге бакчага йөртергә теләк белдергән.