“Утырып уйлар уйладым” китабы буенча конференциясе үтте

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Яңа Усы авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, күренекле дараматург, публицист Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Утырып уйлар уйладым” исемле китап укучылар конференциясе үтте. Аның җәмгыятьтә, кешеләр тормышында булып тора торган төрле хәлләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны сүрәтләгән “Утырып уйлар уйладым” дигән көндәлек язмаларына аерым тукталынды. Китап күргәзмәсе оештырылды. Презентация күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International