Мөслим марафоны -2015
Бүген Мөслим районында традицион ярышларның берсе “Мөслим марафоны -2015” йөгерү бәйгесе узды. Марафон легендар йөгерүче Мөслим районы кешесе Фәиз Хуҗин истәлегенә һәм Мөслим районы оешуна 85 еллыгы уңаеннан уздырылды.Дистанция озынлыгы Түбән Табын авылыннан Мөслимнең үзәк мәйданына кадәр 15 км. тәшкил итте. Ярышта 14 спортчы катнашты, начар һава торышы булуына карамастан дистанцияны барсыда узып түбәндәге нәтиҗәләр белән килделәр:
Ир-атлар арасында: 1нче урын –Тахауов Азат – Түбән Табын авылы
2 нче урын- Мансуров Мансур – Баланлы авылы
3 нче урын – Гизетдинов Фаиз- Салауз Мухан авылы
Хатын-кызлар арасыннан: 1 нче-Тазова Юлия – Михайловка авылы
2 нче – Нуриева Луиза- Иске Вәрәш авылы
3 нче – Гусманова Галина –Симәк авылы
Шулай ук катнашучыларны номинацияларда “Иң өлкән марафончы”- Галәев Фагим – 76 яшь, “Иң яшь катнашучы” – Габдуллин Булат – 14 яшь. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар призлар белән бүләклде һәм кайнар аш белән сыйландылар.