7 нче июнь көнне Мөслимнең Сабантуй мәданыныда Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге тарафыннан “Спортчы Татарстан- Президент белән бергә” мероприятиялар циклы кысаларында ГТО нормативларын бирү оештырылган иде.
Теләүчеләр һәм кызыксынучылар гер күтәрү, идәннән һәм скамейкадан отжимание ясау, урыннан озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сынап карадылар. Нормативларны тапшырган кешеләргә “Президент белән бергә” значоклары тагылды, үз нәтиҗәләре белән исемле диплом тапшырылды.
Бәйрәм көне булуына карамастан мөслимлеләр үзләренең спортка тугры калуларын исбат иттеләр. 2 сәгать эшләгән мәйданчыкта барлыгы 126 кеше нормативлар тапшырды.