Менә инде 2 ел рәттән “Мизгел” яшьләр үзәге, районның Мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Сабантуйда балалар өчен аерым мәйданда бәйрәм оештыра. Бу елны традицион уеннардан тыш күңелле һәм кызыклы конкурслар да булды. бер генә нарасый да игътибарсыз һәм бүләксез калмады.