Административ комиссия утырышы узды

2015 елның 9 июне, сишәмбе

22 май конне Мослим муниципаль районы Башкарма комитеты Административ комиссиясенен утырышы узды.

Утырышта, тиешсез урында чуп ташлаган очен hэм малларны караусыз hэм тиешсез урында йорткэн очен, ягъни Татарстан Республикасы административ кодексынын 3.6 матдэсен бозу очрагы буенча тозелгэн 8 административ беркетмэ каралды.

Беркетмэлэр Мослим муниципаль районынын Мослим, Вэрэш-Баш, Иске-Вэрэш, Тойгелде, Тат.Булэр, Нарат-Асты авылларында яшэуче физик затларга карата тозелгэн. Элеге затларга административ жэза итеп 2 000 - 3 500 сумга кадэр штраф билгелэнгэн. Утырышта барлыгы 17 500 сум кулэмендэ штраф салынган.

Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты административ жавапка тартылучыларга искэртэ: штрафны карар закон коченә кергәннән башлап 60 коннән дә сонармыйча түләргә кирәк. Түләү кәгазьләрен Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетынын административ комиссиясе сэркатибенэ кертеп бирүлэре сорала.

Административ штрафны үз теләге белән туләмән очракта Карар Мөслим Суд приставлар идарәсенә жибәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International