Министр белән очрашу

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Бүген, 2 июнь көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыгы Рамил Муллин белән берлектә район басуларының торышы белән таныштылар. Эшлекле визитында министр хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты, борчыган сорауларына җавап бирде. Марат Әхмәтов чәчүлекләргә яхшы бәя бирде, мәйданнарны агротехник срокларда тәрбияләү бурычы куйды. Визитта катнашучылар елның югары уңышлы булачагына ышанычта калдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International