29 нчы май көнне Әмәкәй авылында Мөслим муниципаль район Башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов һәм Әмәкәй. Баек, Иске Карамалы, Октябрь, Үрәзмәт авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар – киңәшмә булып үтте.
Киңәшмәдә шулай ук, район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлназ Биккинина, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе, Наил Бәдретдинов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында авыл җирлекләрендә булган төп проблемалар, коррупциягә каршы көрәш һәм башка актуаль булган мәсьәләләр каралды.