Бүген район мәктәпләренең 219 тугызынчы сыйныф укучысы математикадан төп дәүләт имтиханнары тапшыралар. Имтихан кабул итү пункты – Мөслим гимназиясе, ул металл эзләгеч һәм видеокүзәтү чаралары белән тәэмин ителгән. Имтихан биремнәрен иртәнге сәгать 8.00гә Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле алып килде. Алдагы төп дәүләт имтиханнары 29 нчы май, 3, 5 нче июнь көннәрендә үтәчәк.