26 майда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына нәтиҗә ясау өчен беренче класс балалары Казан шәhәренә бәйрәмгә бардылар.. Бу проектта җиңгән, актив катнашкан, белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләргә,бүләкләр тапшырылды. Проект кысаларында МББУ “Метрәй төп белем бирү мәктәбе”ннән Шәрифуллин Рәфил, МББУ “Мөслим гимназиясе” ннән Сөләйманова Диана, Шәймарданова Алия җиңүчеләр дип табылды. Мавыктыргыч, күңелле чара балаларга бик ошады, алар рәхәтләнеп ял иттеләр.