Экологик рейд

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Язгы экологик чисталык декадасы һәм “Президент белән бергә” проектын тормышка ашыру йөзеннән бүген “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “ Искра” яшьләр хәрәкәте активистлары Мөслим бистәсеннән ерак түгел ага торган Ык елгасы яраларына экологик рейдка чыктылар. Рейд барышында 2 км озынлыктагы яр буйлары чүптән арындырылды, ял итүчеләргә һәм балыкчыларга чисталыкны сакларга , янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә өндәп 56 информацион буклет  таратылды. Шунсын да әйтергә кирәк узган еллар белән чагыштырганда чүпнең күләме күпкә кимерәк иде, ә әлеге күренеш уздырылган акцияларның уңай нәтиҗә бирүләре турында сөйли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International