20 май көнне Мөслим районы прокуратурасында ведомство ара иншалар бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булдып узды.

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

20 май көнне Мөслим районы прокуратурасында ведомство ара иншалар бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булдып узды.  Барлыгы бәйгедә 15 укучы катнашты. Яңа Усы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Митюшкин Дмитрий һәм Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Вәлиева Алисә җиңүчеләр булдылар.

Тантанада район прокуроры Фәнис Сәлимов, мәгариф бүлеге җитүкчесе Ларис Бариев катнаштылар. Шулай ук укучыларның укытучылары да чакырылган иде.

Прокуратура һәм  мәгариф бүлеге дипломлары һәм кыйммәтле бүләкләре  белән бэйгенең җиңүчелэре бүләкләнде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International