19 нчы майда Мөслим мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының “Мәктәпнең тәрбия процессында мониторинг-мөһим чара ” темасына семинары үтте.Семинар барышында ачык сыйныф сәгатьләре, мастер класслар һәм проект эшләре каралды. Шулай ук семинарның икенче өлешендә район “Туган як”музеена экскурсия үткәрелде.