Тойгелде коррекция мәктәбе укучылары тәрбия завучы Л.Р.Сафина җитәкчелегендә Атлас авылында яшәүче сугыш ветераны Фәйзуллин Шәйдулла абыйны туган көне белән котлап кайттылар. Аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары күрсәттеләр.