13 нче май көнне Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырыш эшен комиссия рәисе – район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды.
Киңәшмәдә шулай ук, Мөслим районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Фәнис Салимов, авыл җирлекләре башлыклары, Габидуллина Р.Н. крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәзинә Габидуллина катнаштылар.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып Баланны авыл җирлегендә булган җинаять очрагы торды. Моның буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Наил Бәдретдинов чыгыш ясады.
Утырыш барышында шулай ук, Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Мөслим районы бүлек җитәкчесе Роза Маракинаның Мөслим районында миграция хәле һәм Баланны авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Фатыйх Сафинның Баланны авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча башкарган эшләр турындагы чыгышлары тыңланылды.
Район прокуроры билгеләгәнчә, авыл җирлекләрендә булган җинаять очраклары – полиция участок вәкилләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының эшләп бетермәвендә.