Республикакүләм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясе- “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләре өчен “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”-2015 республикакүләм конкурс уздырыла. Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында шул тарафтан тикшерү булып узды.
Комиссия членнарына дәүләт телләрен өйрәтү буенча документация һәм төркемнәрдә бердәм эшчәнлек тәкдим ителде. Тәркемнәрдә милли почмакларның, стендларның таләпләргә туры китереп бизәлешенә игътибар ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International