Республика буенча игълан ителгән Татарстан һәм Татарстан халкы тарихы буенча олимпиаданың Казанда үткән икенче турында республиканың 100 укучысы арасында Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә ике укучы бар иде

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Республика буенча игълан ителгән Татарстан һәм Татарстан халкы тарихы буенча олимпиаданың Казанда үткән икенче турында республиканың 100 укучысы арасында Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә ике укучы бар иде: Исламова Альбина һәм Симченко Софья. Софья тарих буенча белеменең тирән икәнен тагын бер кат исбатлады, ул лауреат Дипломы алуга иреште. Кызларыбыз икесе дә әлеге бәйгене уңышлы үтеп, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Укучыларга һәм аларның укытучылары Г.М.Садертдиновага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International