«Талантлар иле» Россиякүләм социаль проектының нәтиҗәләре билгеле булды. Сәләтле балалар үзәгендә шөгыльләнүче 48 укучы әлеге бәйгедә катнашты.
Федераль җиңүчеләр: Фәхердинова Айгөл рус теленнән I дәрәҗә диплом, Гәрәев Ильназ математикадан, Әглиуллина Язилә экологиядән II дәрәҗә дипломлар белән бүләкләнделәр. Региональ җиңүчеләребез: Фәхертдинова Айгөл (биология, II дәрәҗә), Мингазова Ләйсән (җәмгыять белеме, II дәрәҗә). Җиңүче укучыларыбызны Сәләтле балалар үзәге укытучылары Чулпан Хәйруллина, Гөлүсә Асылгараева, Ләйсән Бариева, Резеда Әхмәтгалиева әзерләделәр.
Ә инде Мирзаянова Эльгина, Харисов Равиль, Асадуллин Айрат, Ханеева Камилә, Габдуллина Зәринә һәм Шәрифуллина Вәзирә регионда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән укучылар арасына керделәр.