Мини - футбол турниры узды

2015 елның 5 мае, сишәмбе
1 май көнне  Мөслимдә кече – футбол буенча турнир узды. Турнир Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Бәйгедә 8 команда катнашты. Көчле көрәштән соң чемпионнар исемен Спорт мәктәбе командасы тренерлары яулады, көмеш медальлар Студентларның 1нче командасына, бронза мадальлар Студентларның 2 нче командасына, 4 нче урынны Мөслим районының Башкарма комитет һәм хакимият командасы алды. Барлык җиңүчеләргә грамота, медальлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә иң мөһиме турнирда уйнаган яшьләр май бәйрәмнәренә карамастан сәламәт яшәү рәвешен сайлауларын күрсәттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International