30 нчы апрель көнне район үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген саклау эшләренең унъеллыгы кысаларында яшь инспекторларның “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” конкурсы узды. Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы һәм агитбригада коллективы һәр елдагыча әлеге конкурста актив катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Мәктәп данын яклаган укучыларга, аларның җитәкчеләре Г.М.Димиева һәм Ә.Х.Нуруллина рәхмәтләребезне җиткерәбез.