Бүген Мөслим Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә традицион Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Авзвлов Гаяз Шәрәфетдин улы истәлегенә багышланган районара турнир узды. Бәйгегә Минзәлә, Актаныш, Азнакай һәм Мөслим районнарыннан 50 дән артык көрәшче җыелган иде. Турнир Гаяз Шәрәфетдиновичның улы, көрәш буенча спорт мастеры, Татарсанның атказанган төзүчесе, Мөслим районы көрәш федерациясе җитәкчесе Илдар Гаяз улының һәм Мөслим муниципаль районыны башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Көчле көрәштән соң 1нче урынны Минзәлә, 2 нче Актаныш, 3 нче Мөслим, 4 нче урынны Азнакай көрәшчеләре алдылар. Барлык җиңгән командаларга грамоталар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле конвертлар тапшырылды.