27- 28 нче апрель көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән яшь уйлап табучыларның "XXI гасыр кулибиннары" VIII республика олимпиадасының финалында катнашып Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үткәрелүче “Автомодельләштерү” берләшмәсе члены Могаров Искәндәр зур яшьтәге мәктәп балалары номинациясендә 3 урынны яулады. Үрәзмәт төп белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Шәйгәрдәнов Газинур акчалата премия һәм рационализаторлар җәмгыятенең медале белән бүләкләнде.