29 нчы апрельдә Мари Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективы авыл клубы белән берлектә сугыш чоры балалары, тыл ветераннары белән очрашу уздырды.Ветераннар концерт карагач, мәктәп музеенда булдылар.Истәлекле очрашу уңаеннан рәхмәт әйтеп, укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.