24-26 нчы апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән республика “Президент ярышлары”нда катнашып, Мөслим лицее укучыларыннан торган команда уңышлы чыгыш ясады. Укучылар шахмат, бадминтон, җиңел атлетика буенча призлы урыннар яуладылар.Тренерлары А.Исламов, Ф. Арсланов.