Мәктәп директорларының укыту-тәрбия буенча урынбасарлары киңәшмәсе

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

28 нче апрель көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп җитәкчеләре урынбасарлары киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, имтиханнарны оешкан төстә үткәрү буенча сораулар каралды, тәҗрибә уртаклашу булды. Урта сыйныфларга дәүләт белем стандартларын кертүгә әзерлек, мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча киңәшләр бирелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International