Тат.Бүләр авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан "Тукай шигъриятебезнең якты йолдызы ул" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыдылар, Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кичәгә тамашачылар итеп авылыбыз өлкәннәре һәм" Сәйлән"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Һәр катнашкан балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.