Район "Мизгел" яшьләр үзәгендә Г.Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Район "Мизгел" яшьләр үзәгендә Г.Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре һәм  балалар катнаштылар. Балалар бәйрәмдә Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеменнән (тербиячесе Г.М.Тухбагалиева, музыка җитәкчесе В.П.Хамматуллина)  "Су анасы" әкиятеннән бер күренеш тәкъдим иттеләр, Димухаметова Гүзәл һәм Разиева Алисә "Бала белән күбәләк" җырын башкардылар.  Балаларның чыгышын  яратып кабул иттеләр.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International