"Музейлар төне"

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
"Мөслим туган як музее"нда үзенчәлекле чара үтте. Республика күләмендә үткәрелгән "Музейлар төне" акциясенә кушылып, музейда яшьләр өчен төнге экскурсияләр оештырылды. Килгән кунаклар лампа яктысында күргәзмәләр белән таныштылар. Аларны җеп эрләүче "әбекәй" каршы алып, җеп эрләү серләренә өйрәтте, татар халык ашлары белән сыйлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International