Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
24 апрель көнне рәсем сәнгате бүлеген тәмамлап, хәзерге вакытта Алабуга сәнгать колледжның 2 нче курсында укучы Шәймөхәмәтова Гөлназ белән очрашу узды. Ул үзенең уку йорты белән таныштырды, студент тормышы турында сөйләде, үзенең эшләре белән таныштырды. Укучылар аны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бу кичә hәр бала күңелендә җылы hәм якты хәтирәләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International