"Могҗизалар кыры"

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Яңа Усы авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, бөек шагыйребез иҗатына багышланган “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылды. Уенны башлап җибәргәнче Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында әңгәмә үтте, презентация ярдәмендә экранда яктыртылды. Уен барышында укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар. Уенның 1 турында Искандерова Гөлназ, 2 турында Петров Никандр, 3 турында Петров Адель җиңеп чыктылар. Финалга 1 тур җиңүчесе Искәндәрова Гөлназ чыкты һәм супер уенда да дөрес җавап биреп истәлекле бүләккә лаек булды. Кичә Демидова Наилә башкаруында “Туган авыл” җыры белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International