Түбән Табын мәктәбе укытучылары Филия Зарипова һәм Рәсилә Әхмәтвәлиева җитәкчелегендә 9,11 нче класс укучылары белән Мөслим “Туган як” музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре бик җылы каршы алдылар, Равил Тимкин бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Музей директоры Синара Яббарова В.И.Ленинның туган көненә багышлап балаларга дәрес үткәрде.