Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә табигать фәннәре атналыгы дип игълан ителде. Атналык кысаларында биология укытучысы Р.З.Шәяхмәтова 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында ”Йолдызлы сәгать” уены үткәрде. Уенның темасы “Кошлар – табигать сакчылары” дип аталды. Уенда укучылар алты конкурс буенча көч сынаштылар. Конкурстагы сораулар һәм биремнәр биология, татар теле, математика, география һәм башка фәннәрдән белемнәрне күрсәтергә мөмкинлек тудырды, логик фикерләү күнекмәләрен ныгытырга этәргеч бирде. Уенда катнашучы укучылар да, җанатарлар да актив катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.