“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирү” темасына республика семинары узды

2015 елның 24 апреле, җомга
23 апрель көнне  Менделеевск муниципаль районы 8-нче номерлы “Сандугачым” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирү” темасына республика семинары узды. Семинарда Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар иннститутының педагогика һәм психология кафедрасы доценты, педагогик фәннәр кандадаты И.З.Хәбибуллина, Менделеевск муниципаль районы мәгариф идарәсе белгечләре, Мөслим, Мамадыш район үзәге, Сарман муниципаль районы Җәлил бистәсе, Алабуга, Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләре һәм Менделеевск районы балалар бакчалары педагоглары катнаштылар.Семинарда Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире М.Ә.Солтанова , мәгариф идарәсе методисты Р.Р.Шәрифуллина “Халык педагогикасы принципларына нигезләнеп, балаларга әхлак тәрбиясе бирү” темасына чыгыш ясады. Шулай ук семинарда “Кояшкай” балалар бакчасының видеопрезентациясе һәм “Сөйгән халкымның чал тарихы”   әдәби-музыкаль композициясенең видеоязмасы тәкъдим ителде. Семинар ахырында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга милли тәрбия бирү” исемендәге авторлык программалар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Мәгариф идарәсе методисты  Р.Р.Шәрифуллина, Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире М.Ә.Солтанова, өлкән тәрбияче Р.Г.Уразаева, музыка җитәкчесе В.П.Хамматуллина, тәрбиячеләр Г.С.Сәрвәрова, Р.К.Галимова, Р.Р.Мөхәммәтова,  “Миләшкәй” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ф.М.Ганиева, музыка җитәкчесе Л.Р.Заянова бәйгедә җиңеп, дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International