Бүген, Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында Мөслим муниципаль районы Башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырыш эшен комиссия рәисе, район башлыгы Рамиль Муллин алып барды.
Утырыш эшендә шулай ук, Мөслим районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Фәнис Салимов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Наил Бәдретдинов, район Советы һәм Башкарма комитеты аппаратындагы җитәкчеләр катнашты.
Көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелеп, комиссия тарафыннан барысы да каралды.