“Кәгазь тапшыр – агачларны сакла” акциясенә кушылып, Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары 1015 кг кәгазь җыйдылар. Укучылар, бер-берсе белән ярышып, бу эшне кызыксынып башкардылар. Мәктәптә җыелган кәгазьне КФХ «М.А.Камалетдинов» оешмасына тапшырдылар.