Студентлар белән очрашу

2015 елның 24 апреле, җомга
2015 елның 23 апрелендә Казан дәүләт аграр университетында Мөслим районыннан укучы студентлар белән очрашу булды. Очрашуда Мөслим район башлыгы Р.Х.Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.М.Нәбиев, "Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры И.Ш.Гимадиев катнашты. Очрашу барышында студентлар район үсеше һәм киләчәге белән таныштылар. Яшь белгечләргә булган АПК программалары каралды. Ахырда сорауларга җаваплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International